төп


төп
и. 1. Диңгез, күл, елга һ. б. ш. су астындагы җир. Җир өстендәге батынкы урын, чокырның түбәнге өлеше 2. Җир өстенә карата; ас, түбән, тирән. Берәр нәрсәнең асты тырнак төбе 3. Сыеклык, балчык, җир, вак масса һ. б. ш. ларның өске катламнарыннан эчкәреге, тирәндә урнашкан урыны 4. Берәр нәрсәнең тышкы чигеннән еракта, эчтә, түрдә торган урыны; түр 5. күч. йөрәк төбетөптән килгән тавыш 6. Савыт-саба, кәрзин, көймә һ. б. ш. эче куыш нәрсәләрнең түбәнге ягы, түбәнге стенасы 7. итеккә төп салубәлеш төбешәм төбе 8. каба төбетәрөзә төбе 9. иск. Берәр нәрсәнең аскы, түбәнге өлеше рәсем төбендә язуы бар иде 10. ыштан төбекулы төбеннән үк юктөртә төпләре 11. агач төбебер төптән чыккан куакүлән төпләре 13. өч төп карлыган 14. имән төбендәвокзал төбе 15. күч. ачлыкның төбе нидә?мәсьәләнең төбенә төшенүтормышыңның төбе булган кешеләр 16. күч. төптән уйлаучы кешетормышны төбеннән үзгәртү 17. с. халыкның төп интересларытөп катлаутөп көчләр 18. с. төп кимчелекләртөп закон 19. с. төп эшкә зыян 20. диал. Нәсел-нәсәп, чыгыш алар белән төбебез бер булган 21. с. ул төп бу авылныкы түгелРига төп латыш шәһәре 22. күч. эшнең төбе хәерле булсын 23. Китап яки дәфтәрнең төпләнгән урыны 24. иск. Берәр әсәрнең аерым китеп итеп төпләнгән өлеше; том 25. атны төпкә җигү 26. с. җырның төп тексты. ТӨП АШКАЗАНЫ – Күшәүче хайваннар ашказанының дүртенче бүлеге; рус. Сычуг. ТӨП БАШЫ – Бүрәнәнең төптән кисеп алынган юан очы. ТӨП БИКЛӘҮ – Үсемлек тамыр җибәреп, җиргә берегеп үсеп китү. ТӨП КОДА – Кияү яки киленнең атасы. ТӨП КУШУ – Бер төптән берничә сабак чыгу (иген тур.). ТӨП КӨТҮ – Ел саен үрчем бирергә тиешле ана терлекләр көтүе. ТӨП НӨСХӘ – 1. Икенче бер әйбернең күчермәсе булмаган, чын үзе булган; оригинал 2. Икенче бер телдән тәрҗемә ителмәгән текст, документ, әсәр. ТӨП САН – лингв. Микъдар саны. ТӨП СУГУ – Аяк киеменә олтан салу. ТӨП УМАРТА – Агач кәүсәсенең эчен чокып ясалган умарта; багана умарта. ТӨП-ТӨП – Берничә төп бергә

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.